Ахыры булмаган хәтер

2023 елның 12 мае, җомга

Түбән Тигәнәледә сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә яңартылган һәйкәл ачылды.

Һәйкәл авыл халкы һәм якташлары акчасына төзелде.

Җиңү көне алдыннан авыл халкын Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов котлады. Ачылу тантанасында ул истәлекле урынны уртак тырышлык белән яңарткан битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Бөтен ил өчен изге бәйрәм алдыннан сезнең авылда яңа һәйкәл ачабыз. Бу хезмәттәшлекнең, бөтен халыкның уртак эшчәнлегенең яхшы мисалы. Финанс яктан катнашкан авылдан килгән иганәчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Авылда яшәүче һәркем, фронтларда сугышкан һәм тылда хезмәт батырлыгы эшләп Җиңү яулаган кешеләрне искә алу өчен, үз өлешен кертте.Без үз әби-бабайларыбызга ничек карарга тиешбез,бу аларның хәтеренә лаеклы үрнәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Сергей Анатольевич төзелеш инициаторы булган һәм якташлары истәлеген мәңгеләштерү өчен акчаның шактый зур өлешен керткән Рәфкать Шакировка аеруча зур рәхмәт белдерде. Аның хатынына Рәхмәт хаты тапшырылды. «Алга» колхозы рәисе Тәлгать Хамматов та шундый ук бүләккә лаек булды.

Сүз шулай ук кырык биш яшьлек юбилеен билгеләп үтүче авыл җирлеге башлыгы Илдар Хәмәтвәлиевка ,  авыл халкына һәм хәйриячеләргә бирелде. Халык үзешчәнлеге артистлары хәрби җырлар башкардылар. Тантаналы митинг бер минут тынлык һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International