Алексеевск районында яшәүчеләрдән табылган Бөек Ватан сугышы чоры бүләкләре ияләренең туганнарын табуларын сорыйлар.
Туган як музее хезмәткәрләре табылган бүләкләрнең якташларыбызга каравы турындагы сорауга җавап алдылар.
Озак вакытлар бернәрсә дә билгеле булмаган медаль һәм орденның язмышы ачыкланды. Узган җәйдә «Йолдыз» эзләү отрядында катнашучы Александр Кузин музейга «Батырлык өчен» медален алып килде, аны очраклы рәвештә аның апасы Татьяна Шеланова таба. Аңа китерелгән таш өемнәрен бушатканда, ул ялтырап торган бүләкне күрә. Башта ул бу борынгы тәңкә дип уйлый, ә аны пычрактан чистарткач, аның бүләк икәнен аңлый.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән дә шундый ук хәл була, аны Речноеда торучылар таба. Тукай районыннан килгән кешеләр күптән түгел генә бу авылда йорт сатып алганнар һәм иске әйберләр арасында аны тапканнар һәм шулай ук музейга тапшырганнар.
Музей хезмәткәре Владислав Осянин һәм Алексеевск хәрби комиссариаты Оборона министрлыгының үзәк архивына берлектә запрос ясаганнар, аңа җавап бирелгән: «Батырлык өчен» медале Алексеевск шәһәрендә туган Павел Николаевич Лошкаревка карый, ул 1906 елда туган. 1944 елның 10 мартындагы бүләкләү турында боерык чыга. Хатта шулай ук 1946 елда Архангельск өлкәсенең Емец районы Зачачьевка авыл Советында яшәве күрсәтелә.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Крайнов Николай Федоровичка карый, ул 1925 елда Кыркүлдә туган, ә сугыштан соң Речнойда яшәгән.