Алексеевск районында урып-җыю кампаниясе барышын авыл хуҗалыгы ветераннары күзәтә.
Урып-җыюның сыйфатын күтәрү өчен район җитәкчелеге тарафыннан беренче ел гына урак вакытында хуҗалыкларның тәҗрибәле җитәкчеләре чакырылмый. Быел комиссия составына Александр Белкин һәм Кәлимулла Хәмәтвәлиев керде. Авыл хуҗалыгы ветераннары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, басуларга чыгалар һәм район игенчеләренең эшен бәялиләр. Алар киңәш-тәгьдимнәрен бирәләр, яшь җитәкчеләр, комбайнчылар, агрономнар һәм инженерлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашалар.
23 августка район игенчеләре 28 мең гектар мәйданда 92663 тонна ашлык суктырдылар. Көзге бодай 50 мең тонна суктырылган. Көзге бодайның уртача уңышы гектарына 33 центнер тәшкил итә.
Узган атнада районда көзге чәчү башланды, аның артыннан шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннары да күзәтә.
«Алексеевск» НПда көзге бодай чәчүгә беренчеләрдән булып керештеләр. Александр Белкин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре Валерий Попов һәм Юрий Михайлов белән чәчүнең тирәнлеген һәм технологияләрнең үтәлешен бәяләделәр, шулай ук Сабакайдан ерак түгел эшләгән яшь механизаторлар белән аралаштылар.
Алексей Кузьмин сөйләвенчә, басуда ул дүртенче ел эшли инде, һәм аның чәчү комплексы сменага 100 гектар чәчәргә сәләтле. Бункерга 5 тонна ашлык салырга төяүчеләр Рәфис Галимов һәм Иван Хөснетдинов булыша. Александр Белкин яшь механизаторларга киләчәктә югары уңыш алу өчен чәчү технологиясен үтәүләрен теләде.