Коррупциягә каршы көрәш. Аның турында кая хәбәр итәргә.

2021 елның 24 сентябре, җомга

Коррупциягә каршы көрәш. Аның турында кая хәбәр итәргә.

Коррупция - хезмәт урыныннан явызларча файдалану, яисә физик зат үзенең вазыйфаи хәлен җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә карамастан, файда алу максатларында законсыз файдалану. Нәтиҗә ришвәт һәм акча урлаудан башлап дуслары һәм туганнарына законсыз ярдәм белән тәмамлап, төрле формада чагылыш табарга мөмкин.

Коррупциягә каршы көрәш нигезләре фактик контроль һәм җәзага гына түгел, коррупцияне булдырмый калуга да юнәлтелгән алым системасында тора. Коррупциягә каршы көрәштә чын нәтиҗәләргә барлык гражданнарны да бу эшкә җәлеп итеп кенә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә һәркем коррупция турында кая хәбәр итәргә кирәклеген белергә тиеш.

Хөрмәтле Алексеевск районы халкы Сез якындагы полиция бүлегенә телдән яки язма гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук прокуратурага гариза бирергә мөмкин.

Моннан тыш, һәр оешма стендларында коррупциягә каршы торуны хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмат, шулай ук коррупция юнәлешендәге гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «ышаныч телефоны» һәм «ышаныч тартмасы» эше турында мәгълүмат урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International