«Родина» колхозы механизаторын Татарстан Премьер-министры бүләкләде.
Алексей Песошин Вячеслав Наместниковка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Авыл хуҗалыгында Вячеслав Павлович 25 ел эшли инде. Алдынгыларның күп кенә бүләкләре бар, алар арасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы да.
