Бүген муниципалитет башлыгы Сергей Демидов катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин Алексеевск муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чараларның үтәлеше турында сөйләде. Алексеевск муниципаль районында 2020 елның 11 аенда авариялелек торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров мәгълүмат бирде.
Район территориясендә федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тоту турында «Алексеевскдорстрой» ААҖнең эксплуатация бүлеге начальнигы Энес Гатин сөйләде.
Сергей Демидов юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча барлык субъектларның эшчәнлеген координацияләү кирәклеген билгеләп үтте. Моннан тыш, кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Шулай ук өстенлекле бурычларның берсе итеп районда яшьләр хәрәкәтен үстерү билгеләнде.