Кече бизнесны исәпкә алу бөтен ил буенча узачак

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

2021 елның язында Росстат РФнең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.

Дәүләткә кече һәм микропредприятиеләрнең, шәхси эшкуарларның ничек яшәвен, аларның нинди проблемалар белән очрашуын белү мөһим.

Йомгаклау мәгълүматы нигезендә Дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк.

Без сезне 2021 елның 1 апреленә кадәр электрон рәвештә анкета тутыруыгызны сорыйбыз:

- дәүләт хезмәтләре порталы (расланган хисап язмасы булганда);

 Росстатның интернет-сайты ( электрон санлы имза булганда);

- электрон документ әйләнеше операторлары . 

Шулай ук тутырылган анкетаны кәгазьдә сезнең районда статистика органына яки почта аша җибәрү мөмкинлеге дә сакланып калган.

Росстат Сез биргән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.

Росстат искәртеп узганча, кече бизнесны икътисади исәпкә алу «РФдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»гы 209 нчы Федераль закон нигезендә 5 елга бер тапкыр үткәрелә һәм анда катнашу мәҗбүри.

Сораулар килеп чыкканда Алексеевск штб., Совет мәйданы, 6 й., 2-35-55, 2-46-65 телефоннары буенча Сезнең районның дәүләт статистикасы территориаль органына мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International