Повар-кондитерлар "үгезне мөгезеннән алдылар"

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Повар-кондитерлар "үгезне мөгезеннән алдылар"

 

Район үзәгенең Чиркәү мәйданы менә-менә 21 кар сыны бизәячәк.

 

Секалина Аделина, Галиев Булат һәм Морозова Татьяна, булачак пешекчеләр-кондитерлар, Алексеевск аграр көллияте студентлары кар сынын киләсе ел символы – үгезгә әйләндерергә карар кылдылар.

Балалар процесстан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар: "Эскизны без интернетта таптык, әмма аны камилләштерергә булдык. Үгезне ясар өчен ике көн вакыт китте. Беренче көнне без эшнең төп өлешен ясадык, ә бүген кар сынын буярга планлаштырабыз. Кызганыч, фигураның бер өлеше сынган инде, - дип зарлана егетләр һәм кызлар, - безгә колакларын һәм мөгезләрен үзгәртергә туры килде. Бу өлешләр аерым ясала. Без су ташып, прессланган кардан сынның бер өлешен эясадык. Мәйдан кунаклары бу гади булмаган һәм тырыш хезмәткә хөрмәт белән карарлар, кар геройларын сындырмаслар дип ышанабыз».

Осталарның уйлары тормышка ашкан. Биредә ел символы да, рус миче дә, популяр мультфильм геройлары да, хәтта Анима персонажлары да бар. Безгә исә мәйдан кунакларының игътибарын биредә видеокүзәтү алып барылуына һәм вандалларча чыгу җәзасыз калмаячагына юнәлтәсе генә кала. Хөрмәтле ата-аналар, моны балаларга аңлатыгыз. Бәйрәм кичәсен үзегез дә саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International