ЮХИДИ камералары картада

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан халкы интернетта юллардагы камераларның кайда урнашуын белә ала.

Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр. Республикада яшәүчеләр хәзер тизлек режимын бозуны, автомобильнең йөрү өлешендә урнашуын һәм башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче ЮХИДИ камералары һәм радарлары урыннары турында мәгълүматны белә ала. Мәгълүматны җирле үзидарә органнарының рәсми интернет-порталларында, шулай ук «Волго-Вятскуправтодор» һәм «Главтатдортранс» сайтларында табарга мөмкин.

Моннан тыш, кирәкле мәгълүматларны Дәүләт автоинспекциясе - РФ ЮХИДИ рәсми сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International