"Имин булмаган гаилә"... Күңелсез һәм өметсез билгеләмә.
Эчүче ата-аналарның сәламәт юлга басу өмете бармы, ә кулдан ычкынганнарның - төзәтү юлына борылу өмете бармы? Мондый гаиләләр атна саен пәнҗешәмбе көнне балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия алдында үз гаебе өчен җаваплылык тотар өчен район үзәгенә киләләр.
Улына үрнәк түгел
1991 елгы граждан кече яшьтәге бала барында исерек хәлдә өйдә булган. Әтисе кич буе исерткеч эчемлек эчүен дәвам итә, шуның өчен административ җәза ала. Гаилә ведомствога алынган. Әлеге әти алкоголь бәйлелегеннән дәвалануга юнәлдерелгән.
Тәрбия үтте.
Тәрбиягә әзерме?
Бөтенләй яшь гражданка алкоголь бәйлелегеннән дәвалану узган. Һәм хәзер үзе дәваланган вакытта "Забота" приютында яшәгән кызын кайтарырга сорый. Тик бала гына өйгә кайтырга ашыкмый, кыз исерекләр һәм гаугалар дәвам итәр дип курка.
Бичара әнигә ул башта эшкә урнашырга һәм шуннан соң гына кызын тәрбияләүгә кайтырга тиешлеген күрсәттеләр.
Йорт тора, ут янмый
Район авылларының берсендә яшәүче гаилә йорты анда балалар яшәр өчен яраклы түгел. Хуҗалар ремонт эшләре башкарган, янкорма төзиләр. Әмма коммуналь хезмәтләр өчен район хакимияте тарафыннан аларга матди ярдәм бүлеп бирүгә карамастан, счетларны түләмиләр. Гаилә контрольгә алынды.
Егет, битлек ки!
Бу, мөгаен, КДНның чираттагы утырышы барышында каралган иң куркынычсыз очрактыр. Балигъ булмаган яшүсмер район үзәге кибетендә мобиль төркем тарафыннан тоткарлана. Яшь кеше кибеттә битлек кимәгән. Нәтиҗәдә, хокук бозучының ата-аналарына онытылган улы өчен 1000 сум күләмендә штраф түләргә туры килгән.