Икесенә 180 ел 8 декабрьдә Алексеевск районында яшәүче ике хатын-кыз бәйрәм итте. Наумова Мария Яковлевна һәм Сидорова Ольга Никитьевна 90 яшь тулды.
Тыл хезмәтчәне Наумова Мария Яковлевна Кече Кызыл Яр авылында яши. Ул Андреевка авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында Мария «Красная Нива» колхозында ындыр табагында төрле эшче булып эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга. Ире белән биш ул тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга Мария Яковлевна Алексеевск районының «Разумовский» совхозыннан китә. Мария Яковлевнаның 8 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.
Сидорова Ольга Никитьевна - Балахчино авылында яшәүче. Ул шул ук авылда туа һәм үсә. Бөек Ватан сугышы вакытында басуларда эшли, үлән чаба. Сугыштан соң ул кияүгә чыга. Ире белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга Ольга Никитьевна «Родина» колхозыннан чыга. Ольга Никитьевнаның 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.
Юбилярларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзина, Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова һәм Кыр Шонталысы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Хәмәдиев котлады. Кунаклар юбилярларга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткалары, бүләкләр, азык-төлек пакетлары һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовның котлау открыткаларын тапшырдылар.
Котлыйбыз!