Алексеевскида Конституция көнендә чыршы кабыздылар һәм паспортлар тапшырдылар

2020 елның 12 декабре, шимбә

Алексеевскида РФ Конституциясе көнендә районның төп чыршысында утлар кабынды.
Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм кунакларын Чиркәү мәйданында әйлән-бәйлән уйнап әйләнделәр, ә спорт бәйгеләре балаларга туңарга ирек бирмәделәр.
"Мин кар атып уйнаганнан шоколад оттым, - дип сөйли кечкенә Иван, - әни белән энем коймак белән чәй эчкәндә, мин ярышларда җиңдем!" Нәниләрнең хис-тойгылары спорт азартында, алар ярышып, Гигант дүрт кешелек чаңгыда бер-берсен узып китәргә тырыштылар.
Тагын бер кичә паспортлар тапшыру белән истә калачак. Безнең ике яшь якташыбыз башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллиннан РФ гражданинының иң төп документын алды. "Акыллы, сәламәт, бәхетле һәм имин булыгыз", - дип котлады Олег Александрович.
Артистлар бәйрәм кунакларына искиткеч кәеф бүләк иттеләр - аяклар үзләреннән үзләре бии!

Быел Чиркәү мәйданы Яңа ел алдыннан үзгәрде. Хәзер ул иллюминация утлары белән тулган: монда тоннель дә, чәчәк ата торган сакуралар да, аю да, боланнар да бар. Ә инде боз шәһәрчеген тиздән 21 кар сыны бизәячәк. Без бит инде 2021 елны каршылыйбыз!

"Без мондый бәйрәмгә шат, - ди Надежда Байкова. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт! Искиткеч!"
"Без Казаннан туганнарга кайттык, - дип сөйли Рөстәм Сабиров, - алексеевскилыларның Яңа елны шулай киң каршылауларын көтмәгән дә идек, - дип сөйли Рөстәм Сабиров. Бик матур! Афәрин!"

Якынлашып килүче бәйрәм белән, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International