Алексеевск шагыйрьләренең "сүнмәс хәтере"

2020 елның 12 декабре, шимбә

Алексеевск шагыйрьләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдир иттеләр.

Халкыбыз тарихында кешеләр күңелендә һәм хәтерендә онытылмас эз калдырган вакыйгалар бар. Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе шундый күренекле вакыйгаларның берсе булып тора.

Бөек Ватан сугышының соңгы залплары тынганнан соң күп дистә еллар үтте. Ләкин кешеләр хәтерендә каһарман көннәр турындагы истәлекләр элеккечә үк җанлы.

"Бөек Ватан сугышы темасы инде күп еллар Алексеевск районы территориясендә яшәүче шагыйрьләрне битараф калдырмады.

Алар сугыш турында язганнар һәм язалар. Язучы Бочкарев А.Н., Россия Язучылар берлеге әгъзасы Шәйхетдинова Б.Г., берничә тарихи китап авторы Титов В.А. һәм башка җирле шагыйрьләр инициативасы белән Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган җыентык дөнья күрде. Җыентыкка безнең районның 26 авторыннан рус һәм татар телләрендә шигырьләр туплап бирелде.

Җыентыкның исеме "Кече Ватан шагыйрьләре. Җиңүнең 75 еллыгына багышлана" дип атала. Җыентыкның шигърияте төрле буын, милләт һәм һөнәр ияләре — сугыш һәм хезмәт ветераннары, педагоглар, мәдәният эшлеклеләре, китапханәчеләр, эшче һәм яшь кешеләр тарафыннан язылган. Алар стиль, сәнгать осталыгы буенча аерылып торалар.

Тышлыкның авторы - район үзәгенең беренче мәктәбе укучысы Илзирә Закирова. Җиңү, сугыш,тыл - барлык авторларның темалары. Безне бер максат берләштерә - укучыга, куркынычны җиңеп, батырлыклар кылган, Ватанны саклау буенча изге бурычын үтәгән кешеләр турында дөрес итеп сөйләү. Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевичка китапларны бастырып чыгаруда ярдәм иткән һәм иҗат иткән барлык шагыйрьләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, бәхет һәм аяз күк йөзе телибез!"- дип сөйләде "Слово" әдәби җәмгыяте рәисе Алсу Нәҗметдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International