Конституция һәр дәүләт өчен аерым әһәмияткә ия. Вакыт шуны күрсәтә: ил «аяк астында» каты туфрак булганда гына алга хәрәкәт итә, үсә һәм ныгый ала. Безнең һәркайсыбыз өчен Конституция хокуклар һәм ирекләрнең гаранты булып тора, шәхси инициативаны, мөстәкыйльлекне һәм иҗатны гамәлгә ашыру өчен киңлек ача. Нәкъ менә ныклы конституцион нигезләр Россиягә үзенең халыкара позицияләрен ныгытырга, заманча сәяси процессларга йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - анда салынган гомуммилли кыйммәтләрне олылау һәм саклау, алар нигезендә тотрыклы, хокукый, демократик дәүләт төзү.
Конституцион нормаларга һәм нигезләмәләргә таянып, безнең уртак иҗади эшебез Алексеевск районының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен алга таба да хәл итәргә, җитештерү һәм кеше потенциалыннан рациональ файдаланырга, район халкының лаеклы тормыш дәрәҗәсенә ирешүгә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Сезгә чын күңелдән иртәгәсе көнгә ышаныч, бер-берегезгә карата яхшы мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә уңышлар, яңа казанышлар, тынычлык һәм татулык телим!
Район башлыгы
Сергей Демидов