Бүген Алексеевск районы Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының дүртенче утырышы булды.
Утырыш кысаларында Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә 2020 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2021 елга төп күрсәткечләрнең фаразлары турында; 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты турында; «Татарстан Республикасы Алексеевск районы Алексеевск штб. шәһәр җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында» Алексеевск шәһәр җирлеге Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында мәсьәләләр каралды.
Дүртенче чакырылыш Алексеевск районы Советының дүртенче утырышы бер сәгатьтән соң булды.
Алексеевск районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты; Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең 2020 елга эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Район башлыгы Сергей Демидов депутатлар корпусына дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга, үсеп килүче буынга демография һәм иминлек мәсьәләләренә, бигрәк тә куркыныч төркеменә кергән гаиләләр белән эшләүдә аерым игътибар бирергә кушты. Шулай ук муниципалитетның икътисади үсеш факторы буларак, салымнар түләү мәсьәләләре дә контрольдә тотыла.