«Демография» милли проекты кысаларында «Алексеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» хатын-кызлар өчен бушлай укулар үткәрде.
3 яшькә кадәр бала карау буенча декрет ялында булган хатын-кызлар квалификацияләнү мөмкинлегенә ия булды. Районда яшәүче хатын-кызлар «Кулланучы 1С: Предприятие», «Персонал белән идарә итү», «Хисапчы» программалары буенча өстәмә һөнәри белем алдылар. Шулай ук әлеге проект кысаларында хатын-кызлар «В» категориясендәге машина йөртүчегә укулар уздылар һәм хокук алдылар. Үзебез өчен яңа һөнәрне районның 13 кешесе алды. Алексеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге уку мөмкинлеге турында хәбәр итә һәм 2021 елда «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» «Демография» милли проектын тормышка ашыруда катнашырга чакыра.