11 декабрьдә 8.00 сәгатьтә Алексеевск районы Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының дүртенче утырышы була.
Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:
1. 2020 елга Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә социаль-икътисадый үсешнең башлангыч йомгаклары һәм 2021 елга төп күрсәткечләрне фаразлау турында.
2. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Алексеевск шәһәр җирлегенең бюджеты турында
3. «Татарстан Республикасы Алексеевск районы Алексеевск штб. җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында» 2011 елның 29 гыйнварындагы 108 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының XV съезды делегатын сайлау турында.
***
Шул ук көнне 9.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында Zoom режимында дүртенче чакырылыш Алексеевск районы Советының дүртенче утырышы була.
Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:
1. Алексеевск районының 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына бюджеты турында (икенче укылыш).
2. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында.
3. 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Алексеевск районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру Программасының үтәлеше турында
4. Төрлесеннән.