Гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында 1-10 декабрьдә, партиянең туган көне уңаеннан, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле үзидарә депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү үткәрелә. Ике көн эчендә барлыгы 42 кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте: урамнарга вак таш салу, мед.институтка максатчан юнәлеш бирү, дәүләт хезмәтләре Порталы аша табибка язылу, Бөек Ватан сугышы сугышчыларына һәйкәлне төзекләндерүдә ярдәм итү, матди ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Аерым, төркемле мөрәҗәгатьләр дә керде (Лебедино авыл җирлеге, кабул итүне район башлыгы урынбасары Г.В. Белова алып барды).
Гражданнарны кабул итү 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, кабул итүгә теләгән һәркем языла ала.