Декада кысаларында авыл җирлекләрендә җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә һәм өстәмә мәйданчыкларда гражданнарны кабул итү дәвам итә. Бүген кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсе буенча тематик кабул итү булды. Кабул итүне Алексеевск районы башлыгы урынбасары Г.В. Белова һәм икътисад бүлеге начальнигы Л.В. Михайлова алып барды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә тулы җаваплар бирелде.