Юл төзүчеләрнең хезмәт династиясе

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бу якшәмбедә районның иң эре предприятиесе «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Юл хуҗалыгы хезмәткәре көнен бәйрәм итәчәк.

Аларның хезмәте нәтиҗәсендә республикада ел саен йөзләрчә километр заманча һәм куркынычсыз юллар барлыкка килә. Коллективның югары сыйфатлы эше һәм җаваплылыгы Татарстаннан читтә билгеле. Нәкъ менә һәр хезмәткәрнең һөнәри осталыгы һәм фидакарьлеге предприятиене республика тармагында лидерларның берсе итәләр.

«Алексеевскдорстрой» ның нигезе булып дистә еллар дәвамында туган оешма, район һәм республика иминлеге өчен хезмәт куйган алексеевскилылар тора. Предприятие эшләгән елларда инде юл хезмәткәрләренең хезмәт династияләре барлыкка килде. Шундый гаиләләрнең берсе-1992 елдан бирле эшләүче Фоат һәм Резеда Зәйнуллиннар. Бу җәйдә алар «ТАССРның 100 еллыгы»истәлекле билгесенә лаек булдылар.

Нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен эксплуатация бүлеге механигы Фоат Зәйнуллин күп бүләкләргә ия. Узган ел ул Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Аны Премьер-министр Алексей Песошин тапшырды (рәсемдә). Моннан тыш, ул «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә ия, «Россиянең Мактаулы юлчысы» күкрәк билгесенә ия, «Главтатдортранс» Мактау грамотасына ия. Аның тормыш иптәше Резедә Сөнгатулла кызы предприятиедә хезмәт хакы бирү буенча өлкән бухгалтер булып эшли. Үзенең җаваплылыгы һәм намуслылыгы өчен ул ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Аларның тормышы «Алексеевскдорстрой» белән нык үрелгән, алар анда утыз елга якын эшләгән. Пенсия яшенә карамастан, аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре яшь буын хезмәткәрләре өчен бик кадерле - һәм бүгенге көнгә кадәр Зәйнуллиннар гаиләсе туган предприятие хакына эшләвен дәвам итәләр.

Институтны 2007 елда тәмамлап, биредә эшли башлаган һәм кадрлар бүлеге инспекторы вазыйфасын биләгән кызы Ләйсән дә алар үрнәгенә иярде. Хезмәт династиясен ире, баш энергетик Илнар Ризванов тулыландыра, ул инде 15 ел предприятиедә эшли. Хәзер бу гаиләнең ир-атлары командировкада. Ләкин, традиция буенча, бәйрәм алдыннан Зәйнуллиннар һәм Ризвановлар бергә юл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган концертка җыелачаклар. 

Бу гаиләнең уртак мавыгуы да бар-спорт. Алар предприятие эчендә дә, район дәрәҗәсендә дә үткәрелә торган спорт ярышларында катнашучылар. Еш кына Фоат һәм Резидәне балалар һәм оныклар белән бергә чаңгыда күрергә мөмкин. Алар белән бергә чаңгыга уллары Илфат һәм хатыны Рәисә белән бергә басалар, ял көннәрендә Казаннан кайталар.   

Ә Ләйсән һәм Илнар балалары Ислам, Сәидә һәм Әминә белән бергә «Әни, әти, мин – спорт сөюче гаилә» район спорт эстафетасында җиңүчеләр булып торалар. 

«Гомерем буена әти-әни минем өчен терәк һәм ярдәм булды. Бәхетле балачак һәм яшьлек бүләк иттеләр, лаеклы тәрбияләп үстерделәр, белем бирделәр һәм һәр эштә булыштылар. Кадерле әти-әниләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер һәм якты кояшлы көннәр телибез. Һәрвакыт күтәренке һәм шат күңелле булып калыгыз. Сезнең үрнәк безнең өчен тормышта иң төп юнәлеш булды һәм шулай булып кала да!» - ди әти-әнисе турында Ләйсән Ризванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International