Укытучыларга рәхмәт белән

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Чәршәмбе көнне район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды, анда районның иң яхшы педагогларын бүләкләделәр.

 

Эпидемиологик хәл аркасында район мәдәният йортына керүчеләргә температураны үлчәделәр һәм кулларны антисептик белән эшкәрттеләр.

Әлбәттә, битлексез берәүне дә кертмәделәр, аралашудан һәм очрашулардан булган шатлыкны бернинди дә инфекцияләр бозмасын өчен. Ә педагогларның аралашыр сүзләре күп иде.

Мәдәният йорты фойесында кызыклы күргәзмә оештырылган иде, анда мәгариф учреждениеләренең эш юнәлешләре тәкъдим ителде. Шулай итеп, кунакларны аграр колледж экспозициясе каршы алды. Иң үзенчәлеге - тере сыннар образына корылган студентлар. Кулындагы гайка ачкычы булган егет һәм хисап машинасы булган кыз бу уку йортында техник һәм гуманитар юнәлешләрне символлаштырдылар.

Күргәзмәнең зур өлеше декоратив-гамәли сәнгатькә багышланган иде. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәне караганнан соң, район башлыгы Сергей Демидов гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Педагоглар белән аралашканда, ул аларга балаларны кул иҗатына җәлеп итүнең яңа ысулларын табуларын теләде. Ул шулай ук район территориясендә дә, республикада да узучы күргәзмәләргә һәм чараларга кулдан эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнүче педагогларны мөмкин кадәр ешрак җәлеп итәргә тәкъдим итте.  Үз эшләрен һәм методикаларын мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре дә тәкъдим итте. Күргәзмәдә Юрий Калинин җитәкчелегендәге вокаль-инструменталь ансамбль бәйрәм атмосферасын тулыландырды. Аның үзенчәлеге шунда ки, ул балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләреннән һәм аларның музыка уен коралларында уйнаучы бабаларыннан тора.   

Мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтенә оештырылган концертка гомерләренең берничә дистә еллыгын балалар укытуга багышлаучылар килгән иде. Сергей Демидов педагогларны бәйрәм белән котлады, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәте җәмгыять өчен мөһим һәм әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Шулай ук район башлыгы пандемия чорында алар җилкәсенә төшкән авырлыкларның күп булуын әйтте.

"Катлаулы, әмма намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без сезнең белән катлаулы вакытта яшибез һәм ике айдан артык читтән торып укыдык. Сезнең һәрберегез үзгәренеп, яңа уку формасына күчә алуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм сез моны лаеклы башкардыгыз. Безнең һәрберебез моның ярдәмендә тере аралашу, педагог белән аралашу кыйммәтен аңлады. Сезнең хезмәтегез өчен баш иябез. Үз тәҗрибәләрен тапшырган һәм безнең белән кыйммәтле киңәшләр белән уртаклашкан ветераннарга да аерым рәхмәт әйтәсем килә.   

Шуннан соң Сергей Анатольевич иң яхшы педагогларга бүләкләр тапшырды.

РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Корнишина Надежда Васильевна, Биләр мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Михайлова Елена Викторовна, аграр көллиятнең җитештерүгә өйрәтү остасы Мишечкина Нина Васильевна, 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Таҗиева Ольга Михайловна, 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы Закирова Роза Гомәр кызы, 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Краснова Наталья Геннадьевна, мәгариф бүлеге методисты Татьяна Юрьевна бүләкләнделәр.

Алексеевск районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Әхмәтшина Зәмфирә Зөфәр кызы, Урта Тигәнәле мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Җаббарова Гөлнара Рәфкать кызы, мәгариф бүлегенең мәгълүмат технологияләре буенча методисты Мохтаров Рәмис Рәис улы, «Әтәчкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Сапожникова Нина Витальевна, ЦДТ өстәмә белем бирү педагогы Синякова Галина Алексеевна, «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Федотова Ирина Владимировна бүләкләнде.

Шулай ук алдынгы педагогларга бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рифкать Сөләйманов тапшырды.

«​Татарстан Республикасы мәгарифендә казанышлары өчен»​ мактау билгесе белән 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Федорова Светлана Анатольевна һәм аграр көллиятнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Шерстнева Татьяна Николаевна бүләкләнделәр.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы Левашево мәктәбе укытучысы Курмышева Любовь Николаевнага, 4 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хисаметдинова Лилия Фәттаховнага, 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Сидоров Юрий Ивановичка, 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Ягудина Лилия Рамилевнага, Лебяженский балалар бакчасы мөдире Зверева Елена Петровнага, 3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Козлова Татьяна Анатольевнага, Ромодан мәктәбенең физика укытучысы Егорова Олеся Дмитриевнага тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән аграр көллиятенең физик тәрбия җитәкчесе Дубровина Луиза Миргалиевна, аграр көллият укытучысы Галиева Эльмира Нургалиевна бүләкләнде.

Район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәбибрахманова Халисә Харисовна, Биләр мәктәбенең физик культура укытучысы Долганов Александр Владимирович, Лебедино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Павелина Лилия Николаевна, Лебедино мәктәбенең физик культура укытучысы Максимов Геннадий Константинович, Лебедино мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гордеева Надежда Сергеевна, Юеш Көрнәле мәктәбе тәрбиячесе Кәримова Раилә Илдус кызы, Сахаровка мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Гөлнара Харисовна, 4 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбиячесе Марина Васильевна Шарова,  “Әкият” Биләр балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Комракова Альфира Әнвәр кызы, ЦДТ методисты Каябордина Юлия Сергеевна, балалар-яшүсмерләр туризмы станциясе директоры Вячеслав Юрьевич бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International