«Алга» колхозы хезмәткәре Татарстанның атказанган механизаторы булды.
Әнәс Мөхәммәтҗанов «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем алды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан узды. Бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Әнәс Мисабих улы елдан-ел “Алга” колхозында гына түгел, район механизаторлары арасында да алдынгылардан санала. Ул «Нива» тракторларында һәм ашлык җыю комбайнында эшли. Ел йомгаклары буенча аның тарафыннан 1315 гектар сөрү җире чәчелде. Шулай ук урып-җыю барышында ул 750 гектар бөртеклеләрне җыеп алды.