Эчке эшләр министрлыгы ветераннары читтә калмады
Өлкәннәр көне алдыннан полиция хезмәткәрләре агач утырттылар һәм хезмәт ветераннарына бардылар.
1 октябрьдә Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Алексеевск районы Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре ветераннар оешмасы вәкилләре белән берлектә әлеге вакыйгадан читтә калмадылар. Бәйрәм алдыннан алар кырыкка якын хезмәт ветераннары янына бардылар, азык-төлек пакетлары тапшырдылар, проблемаларга игътибар бирделәр. Бүлек җитәкчесе Радик Әхмәтҗанов Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов белән Александра Николаевна Шалкинскаяның хәлен белештеләр. Кунаклар аның белән аралаштылар һәм азык-төлек пакетын тапшырдылар.
Традиция буенча полиция хезмәткәрләре белән бергә ветераннар советы активистлары бүлек территориясен һәм Казаков урамын яшелләндерүдә катнашты.