Өлкәннәр өчен акция

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

КФҮтә Өлкәннәр көненә акция

28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Татарстанның КФҮндә өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерүдә ярдәм күрсәтү атнасы узачак.
КФҮ белгечләре РФ һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталларында, Россия Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга һәм, мәсәлән, дистанцион чит ил паспортын рәсмиләштерергә, машина йөртү таныклыгын алырга, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирергә, ТКХ өчен түләргә, табибка кабул итүгә язылырга мөмкин булачак. Укулар «Минем документлар»офисларын кабул итү залларында урнаштырылган кунак Компьютерларында уздырылачак.
Күп кенә хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен ЕСИА да хисап язмасы кирәк. Аны алырга теләгән өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт өстенлекле тәртиптә күрсәтеләчәк.
Акция КФҮнең барлык 59 филиалында да узачак. Офисларның эш графигы буенча теләсә кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International