Алексеевск районына Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, ТР Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина һәм РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев составындагы делегация килеп китте. Район башлыгы Сергей Демидов озатуында кунаклар «Куянкай» балалар бакчасында һәм район үзәгенең икенче мәктәбендә булдылар. Марина Патяшина мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар арасында, шулай ук хезмәт коллективлары арасында коронавирус йогышы таралуны кисәтү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Шулай ук делегация мәгариф учреждениеләрендә туклану системасы белән танышты.
Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә,балалар сәламәтлеге-муниципалитет эшенең өстенлекле юнәлеше. Шуңа күрә пандемия чорында районның барлык мәктәпләре дә санитар саклау чаралары белән, гигиеник һәм техник чаралар белән тәэмин ителгән - бөтен җирдә санитайзерлар урнаштырылган.
«Сәламәт киләчәк» партиясе проекты кысаларында Борис Менделевич учреждение җитәкчеләренә һаваны йогышсызландыру өчен рециркуляторлар тапшырды.