Спорт комплексы ачык!

2020 елның 25 сентябре, җомга

Алексеевск районына визит чикләрендә Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, ТР Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина һәм РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «Лидер»спорт комплексын ачу тантанасында катнаштылар. Район башлыгы Сергей Демидов озатуында делегация заманча теннис һәм тренажер залларын, шулай ук фитнес-залны карады. Яңартылган залда беренче дусларча спорт очрашуын Алексеевск волейболчылары үткәрде. Район башлыгы Сергей Демидов республика җитәкчелегенә районда спортка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International