Алексеевскида РФ Дәүләт Думасы депутаты Б. Д. Менделевич, Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе М. А. Патяшина һәм РКХ баш табибы Р. Ф. Шәвәлиев катнашында «Сәламәт киләчәк» партия проектының Иҗтимагый советы утырышы булды.
«Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты Россия Федерациясе гражданнарына сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүгә һәм аларның сәламәтлеген ныгытуга, амбулатор һәм стационар балалар медицина оешмалары системасын үстерүгә, өлкән буын медицинасын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвеше идеологиясен формалаштыруга һәм ныгытуга, мәктәп медицинасы системасын үстерүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит булдыруга һәм илдә экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.