Гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләвне дәвам итәбез
Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев авыл халкының акчалары ни өчен тотылганлыгы турында сөйли.
Ел башыннан бирле юлларга вак таш җәю эшләре башкарылды: Березовая Гривада - 280 метр, Лебединода - 220 метр, Новоспасста - 75 метр.
Барлык торак пунктларда балалар мәйданчыклары коймаланды, мәйданчыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмати аншлаглар урнаштырылды.
Киләсе елда Березовая Грива авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне алыштырырга, гидрантлар урнаштырырга, Лебедино һәм Новоспасск авылларында юлларга вак таш җәюне дәвам итәргә планлаштырабыз.
Шулай ук үзара салым акчасына яңа башняга реконструкция ясалды.
Алексеевск районында үзара салым акчасына су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә
Хәзер Павелкин урамындагы күп фатирлы йортларны яңартылган суүткәргечкә тоташтыру буенча эш алып барыла.
Шуның аркасында йортлардагы су басымының начар булуы проблемасы хәл ителәчәк. Хәзерге вакытта Павелкин урамындагы барлык күпфатирлы йортлар яңа су белән тәэмин итү челтәренә тоташтырылган. Исегезгә төшерәбез, бу урамда зуррак диаметрлы суүткәргеч торбалар узган ел салынган иде.
Ишегалдына асфальт җәелде
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Алексеевскиның биш күп фатирлы йорты ишегалларына асфальт җәелде.
Совет урамындагы 23, 25, 25А, 26, 27 һәм 28 нче йортлар янында ишегаллары үзгәрде. Хәзер анда территорияне яктырту һәм кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре бара. Яктырткычлар киләсе атнада урнаштырылачак, ә 15 октябрьгә кадәр ишегалларында эскәмияләр, балалар өчен уен мәйданчыклары һәм план буенча каралган башка җайланмалар барлыкка киләчәк.
«25-нче номерлы йортта яшәүчеләр исеменнән республика җитәкчелегенә һәм район башлыгына асфальт өчен рәхмәт әйтәбез.
Аны күптән көттек. Бездә озак вакытлар берни дә эшләнмәде. Хәзер чиста һәм пөхтә булды», - диде Сергей Вержаков.