Район аграрийлары туңга сөрүне дәвам итә
2021 ел уңышы өчен туфракны көзге эшкәртү тулы куәтенә бара.
24 сентябрьгә кайбер хуҗалыклар туңга сөрүне төгәлләделәр: Хәмитов Р.М. КФХ, «Ләйсән» ҖК, кх Гомәров.
Шулай ук «Родина» колхозында да эшләр тәмамланып килә. Анда 2560 гектар сөрелгән инде. Бу план мәйданнарының 90 % ын тәшкил итә. Хуҗалык кырларында 9 трактор эшли.
"Һава торышы яхшы тора. Атна ахырына калган ике басуда эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз. Безгә өч йөз гектарга якын җир сөрәсе калды", - дип сөйли механизатор Андрей Сәлахов (фотода).
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы формированиеләре терлек азыгы әзерләү буенча да эш алып баралар.
24 сентябрьгә 85 мең тонна сенаж, 11,5 мең тонна печән һәм 25,5 мең тонна силос салынган, шул исәптән 18 мең тоннага якын силос өчен кукуруз салынган.
Шулай ук кырларны көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләре бара.