Дүртенче чакырылыш "Алексеевск шәһәр җирлеге" муниципаль берәмлеге Советының I утырышы барышында Сергей Анатольевич Демидов Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы итеп сайланды.
Җирлек башлыгы урынбасары итеп Валентина Владимировна Увакина сайланды.
Район Советына вәкил итеп Елена Степановна Макарихина сайланды.
Утырыш эшендә Республика Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Наил Рәшит улы Мөхәммәтшин катнашты.