Район үзәгенең беренче мәктәбендә капиталь ремонттан соң спорт залы ачылды.
Спортчыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Ривкат Сөләйманов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Евгений Салюков, спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров, беренче мәктәп директоры Елена Балялина озатып йөрде. Уку елы башына залда ремонт эшләрен сыйфатлы үтәгән төзүчеләр (Алексеевск МСО ТАПС, җитәкчесе Марат Вәлиев) адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бәйрәм тантанасы чикләнгән санда спортчыларны берләштерде: эпидемиягә каршы таләпләр нигезендә яңа залда беренче матчларны уйнау өчен кырыклап спортчы җыелды. Ләкин пандемиядән соң бу спорт залының спорт ярышларында бөтен Татарстан һәм Россия спортчыларын берләштерәчәгенә шик юк.
Спортчыларыбызга да бу диварларга ясалган артлар буявы кебек көчле җиңүләр телибез!