Исәнме, мәктәп!

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Алексеевск районының барлык мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады. Биләр укучыларын һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков котладылар.
"Без яңа уку елын катлаулы шартларда башлыйбыз. Әмма сез, хөрмәтле педагоглар, балаларны дистанцион укытуны лаеклы оештырып, шәхси үрнәк белән теләсә нинди бурычларыгызның үз җилкәгездә булуын исбатладыгыз. Балалар, сезгә уңышлар һәм шушы гүзәл мәктәптә яңа җиңүләр телибез! Сәламәт һәм имин булыгыз!"- дип мөрәҗәгать итте Биләрлеләргә Сергей Демидов.
Федор Батков Биләр халкын шәхсән үз исеменнән, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады, аның мөрәҗәгатен укыды: "Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле укытучылар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, барлык оештыручыларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм.
1 сентябрь җиткән саен безнең рәхмәтле йөрәкләребез туган мәктәбебезгә, яраткан укытучыларга, ышанычлы сыйныфташларга иң җылы хисләр белән тула. Бик күп нәрсәгә - мөһим, игелекле һәм файдалы тормышыбыз өчен без мәктәпкә бурычлы, чөнки ул – мавыктыргыч белемнәр, иҗади ачышлар, кыю хыяллар, җаваплы гамәлләр һәм ихлас дуслык өчен урын булган бер дөнья. Хөрмәтле укытучыларыбызга, югары уку йортларының профессор-укытучылар составына, барлык мәгариф системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына татарстанлыларның һәм республикабызның яшь буыны хакына фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Яңа уку елы сезгә иҗади җиңүләр шатлыгы китерсен һәм сезнең иң яхшы башлангычларыгызга яңа импульс бирсен!
Сезгә тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар, Белем көне белән!".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International