16 яшькә кадәр балалары булган һәм коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә түләү өчен элек гариза бирмәгән алексеевскилылар моны 30 сентябрьгә кадәр эшли ала.
Өч яшькә кадәрге балаларга өч ай саен 5 мең сум түләү буенча Пенсия фонды апрельдән башлап, июньнән 3-16 яшьлек балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр башкарды.
Моннан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү алу хокукына ия булдылар. Тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук алдан 8(84341) 2-45-08 номеры буенча язылырга мөмкин.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яшькә кадәрге балаларга түләү һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында тиешле аңлатмалар урнаштырылган.