Авылларга - юл, ата-бабаларга - хәтер

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Без гражданнарның үзара салым акчаларын гамәлгә ашыру темасына публикацияләр циклын дәвам итәбез.

Бүген Зур Полянка авыл җирлеге турында сөйләячәкбез.

Анда җыелган һәм арттырылган акчага юл ремонтланды, һәйкәл төзекләндерелде. Башкарылган эшләр турында безгә җирлек җитәкчесе Марина Афанасьева сөйләде.

«Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел узды. Кайчандыр Зур Полянка җирендә яшәгән Ватанны саклаучылар исемнәрен киләчәк буыннарга мирас итеп саклап калу һәм тапшыру безнең бурычыбыз. Шуңа күрә 2020 елда Зур Полянка авылында үзара салым акчасына 1941-1945 елларда һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-обелиск урнаштырылды.

Каты өслекле юллар булмау-авылда төп кыенлыкларның берсе. Авылларда төзелгән һәм ремонтланган юллар-җирлекләрдә уңайлы социаль шартлар һәм хуҗалык үсеше өчен шартлар тудыруның нигезе, һәм шунысы куанычлы,үзара салым программасында катнашу елларында безнең җирлектә 1047 м. вак таш салынган. Авыл халкы, үзара салым акчасы хисабына хәл ителәчәк җирле әһәмияттәге максатларны һәм мәсьәләләрне билгеләгәндә, юллар төзүгә һәм реконструкцияләүгә өстенлек бирәләр. Җирлек территориясендә үзара салым тәртибендә җыелган акчаның 58 % ы нәкъ менә юлларга вак таш җәюгә тотылган. Агымдагы елда Зур Полянка һәм Кр. Баран авылларында гомуми озынлыгы 227 метр булган юл участокларында эшләр башкарылды. Кайберәүләргә бу нәтиҗә аз тоелса да, әмма бу безнең өчен бик куанычлы, алга таба эшләү өчен стимул», - дип сөйләде Марина Афанасьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International