Якшәмбе көнне «Юл төзүчеләр» паркында зур гаилә бәйрәме оештырылды.
Бәйрәмнең беренче өлеше спортныкы иде. Спортчыларны район башлыгы сәламләде.
Безнең район - спорт җиңүләре һәм чемпионнар бишеге. Шуңа күрә бәйрәмгә берничә спорт ярышлары туры китерелгән: яшьләр волейбол, футбол, баскетбол уйнады. Аеруча максатчан кешеләр ГТО нормаларын тапшырды. Футбол кырында «Алексеевскдорстрой» һәм «Моби» командалары арасында иптәшләрчә матч узды. «Моби» җиңүче команданы район башлыгы Сергей Демидов бүләкләде. «Кадерле алексеевскилылар, сезне Республика көне белән котлыйм! Бу бәйрәм Татарстанны яратучыларны, көннән-көн аның чәчәк атуына үз өлешен кертүчеләрне берләштерә. Без бергәләп кече Ватаныбызның иминлеге турында кайгыртабыз, аның гореф-гадәтләрен, бай мәдәни һәм рухи мирасын саклап калабыз. Яңа уку елы алдыннан укучыларыбызга уңышлар телим. Ышанам ки, алда - яңа җиңүләр. Ә безнең спортчыларның республика һәм Россия дәрәҗәсендә уңышлары - сәламәт буын һәм иртәгә бистәнең чәчәк атуын күрсәтә. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!» - дип сәламләде Сергей Демидов.
Алдынгыларны хөрмәтләү
Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында алексеевскилылар хезмәтләре өчен билгеләп үтелде. «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән Алексеевск муниципаль районы спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Ольга Николаевна Ошина бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районы спорт мәктәбенең I категорияле волейбол буенча тренеры Тафинцев Евгений Олегович һәм Алексеевск муниципаль районы спорт мәктәбенең I категорияле методисты Даутова Әнисә Фердинанд кызы ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Алексеевск муниципаль районы спорт мәктәбенең ирекле көрәш буенча тренеры Сөләйманов Рифкать Бари улы «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе белән бүләкләнде;
Тантаналы шартларда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерым хөрмәтләү билгеләре тапшырылды. Аларны Алексеевск районы Советы Аппараты җитәкчесе Харитонов Александр Сергеевич, Район Башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Турнина Ольга Анатольевна, химия укытучысы Закирова Роза Гомәр кызы, 2 нче Алексеевск урта мәктәбе директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары алды.
Авыл халкына бүләк
Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында авыл җирлекләренә грантлар бирүгә республика конкурсы йомгаклары буенча район башлыгы Сергей Демидов Алексеевск шәһәр җирлеге, Войкино, Лебяжье һәм Урманасты Шонталысы авыл җирлекләре җитәкчеләренә асылмалы җиһазлар белән комплектланган 82.1 Беларус тракторларыннан ачкычлар тапшырды.
Артистлар
Һәм, әлбәттә, бәйрәм Алексеевск артистлары талантыннан башка узмас иде. Елена Секалина җитәкчелегендәге «Элита» хореография коллективы бәйрәмдә катнашканнарның барысын да биергә мәҗбүр итте. Аларның дәртле биюләре алдында тыныч кына карап торып булмый бит. Хорга алексеевскилылар һәм Лидия Пантелеева да кушылды. Алып баручы Анна Левшина балаларга конкурслар һәм уеннар оештырды. Рәссам-педагог Светлана Обрезкова җитәкчелегендә балалар төсле акбур белән туган республика флагын һәм гербын ясадылар. Пумала һәм мейк-ап осталары теләге булган балаларга аквагрим ясадылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше кич белән узды. Искиткеч концерт программасы шулкадәр тамашачыны җыйды,әйтерсең, бистәдә яшәүчеләр дә сәхнә янына җыелды. Бу юлы балалар гына түгел, өлкәннәр дә күңел ачты. Уеннар, конкурслар, биюләр-алексеевскилылар үз талантларын сәхнәдән алып баручы сизгер җитәкчелегендә күрсәттеләр. Ди-джей биергә һәм күпләргә билгеле мотивларны җырларга мәҗбүр итте. Ә кичке тугызда Татарстанның туган көне һәм Алексеевск бистәсе көне уңаеннан бәйрәм салюты булды. Алексеевскилыларның сокландыргыч репликлары астында күк йөзен җиде минутлык бәйрәм салюты балкытты.
Парктан чыкканда без бәйрәм кунакларыннан тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
«Менә бу безгә чын бүләк, - дип уртаклаша Светлана Новикова (район үзәгендә яшәүче), - мондый бәйрәмнәр күптән пандемия аркасында булмады бит. Салют бик ошады!».
«Без җирле түгел. Туганнарга кайттык. Алар безне бирегә, бәйрәмгә алып килделәр. Парк искиткеч, бәйрәм дә менә нинди! Әйтергә кирәк, сезнең шоу шәһәр дәрәҗәсендә узды. Артистлар да, программа да, салют та – күп кенә шәһәрләр сезгә көнләшергә мөмкин. Афәрин!» - дип сөйләде Айдар Сабиров (Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче)
«Мин бәйрәмне оештыручыларга һәм артистларга рәхмәт белдерәсем килә. Чөнки без ял иткән вакытта бу кешеләр безнең өчен эшләде һәм бәйрәм кәефе тудырды. Афәрин! Барысы да югары дәрәҗәдә».