Бүген Алексеевскида балалар автобусларын кабул итү булды.

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген Алексеевскида балалар автобусларын кабул итү булды. Барлык регламентлар нигезендә, техник карауны, бу транспорт чаралары алдан ук узды.
Машиналарның төзеклеген һәм машина йөртүчеләрнең кирәкле документлары булуны башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров, ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин, шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Рифкат Сөләйманов тикшерде.
Транспортның техник торышы турында гына түгел, ә СОVID19 пандемиясе белән бәйле санитар таләпләрне катгый үтәү зарурлыгы турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International