Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында педагогик хезмәткәрләрнең район август конференциясенең пленар утырышында узган уку елы нәтиҗәләре, мәгариф системасының проблемалары һәм перспективалары турында сөйләштеләр.
Рафис Тимерханович чыгышында белем бирү сыйфатын контрольдә тоту, мәгариф учреждениеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук полилингваль белем бирүнең, олимпиада хәрәкәтен үстерүнең һәм сәләтле балалар белән эшләүне оештыруның мөһимлеге турында да сүз барды. Мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Район башлыгы Сергей Демидов педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе уку елын без катлаулы шартларда башлыйбыз, дип билгеләп үтте: "Безнең өстенлекләребездә - балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге. Киләсе уку елы җиңел булмаячак. Әмма барлык мәсьәләләр дә безнең педагоглар белән хәл ителәчәк". Утырыш азагында педагогларга ведомство бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең исемнәрен алдагы "Таң" газетасында укыгыз.