Иң-иңнәрне бүләкләү

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИ тапшырганда лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән югары баллы балаларны бүләкләделәр. Шулай ук тантаналы шартларда беренче сыйныфларга рюкзаклар һәм "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Делегация район үзәгенең икенче мәктәбе базасында "Үсеш ноктасы" программасын гамәлгә ашыру барышын бәяләде, шулай ук укучыларның туклануын оештыру белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International