Эшлекле визит

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Район башлыгы Сергей Демидов белән берлектә алар Зур Тигәнәле авылында мәктәп төзелеше барышын бәяләделәр. Яңа мәгариф учреждениесе 1416 квадрат метр мәйданлы ике каттан тора. Кирпечтән салынган бинада берничә блок эшләячәк: 20 урынлы балалар бакчасы, уку кабинетлары, ашханә, медицина пункты, спорт залы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International