Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 48 гаилә, шул исәптән Алексеевск районыннан Хәмзиннар гаиләсе катнашты. Рәфыйк Рәис улы һәм Наҗия Хәким кызы табиблар династиясенең районда да, аннан читтә дә танылган гаиләсе. Рафыйк Рәис улы - хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург, табиб-эндоскопист, Наҗия Хәким кызы - табиб-акушер-гинеколог.
"Гаилә - ул дәүләт нигезе. Сез барыгыз да нык һәм яратучы гаиләләрне күз уңында тотасыз. Сез искиткеч балалар үстердегез һәм тәрбиялисез, кайберләре инде оныкларын карый. Һәм бу бик мөһим. Милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклап калу, өлкәннәрне олылау - болар барысы да гаилә аша тапшырыла", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу, гадәттәгечә, Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан уза. "Бүген без сезнең һәрберегезгә республикабызга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерә алабыз. Бу - безнең уртак йортыбыз. Татарстан елдан-ел матурлана бара. Быел без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Барыгызны да әлеге истәлекле дата белән котлыйм", - дип өстәде Татарстан Президенты.
