Бүген Алексеевск районында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Районга эш сәфәрендә шулай ук Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасының баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин һәм республика мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев катнашты. Район башлыгы Сергей Демидов озатуында делегация төзекләндерелгән Җиңү паркында булды һәм "Куянкай" балалар бакчасын капиталь төзекләндергәннән соң ачу тантанасында катнашты. Алексей Песошин шулай ук "Алексеевск керамикасы" предприятиесендә булды, анда ул җитештерү базасы куәтләре белән танышты һәм коллективны уңышлы предприятие оешуга 25 ел тулу белән котлады. Шунда ук "Легострой Алексеевское" ҖЧҖ җитештерү базасын һәм "Алексеевск кабель заводы" предприятиесе продукциясен тәкъдир итү булды. Тулырак мәгълүмат безнең лентада.