Алексеевск районында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып китте

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Алексеевск районына эш визиты белән килде. Район башлыгы Сергей Демидов һәм "Алексеевскдорстрой" предприятиесенең директорлар Советы рәисе Фоат Вәлиев озатуында Ленар Сафин юл-тикшеренү лабораториясе эше белән танышты. Делегация шулай ук Алексеевск-Югары колок автоюлын реконструкцияләү участогында да булды. Ленар Сафинның безнең районга эш сәфәре "Алексеевскдорстрой" предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашу белән тәмамланды. Тулырак мәгълүматны "Таң" газетасының яңа санында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International