Социаль әһәмиятле объектлар төзү мәсьәләсе район башлыгы Сергей Демидов контролендә. Бүген муниципалитет башлыгы район үзәгендәге беренче мәктәпнең спорт залын, 1 нче спорт комплексын капиталь ремонтлау, Чиркәү мәйданын реконструкцияләү, шулай ук тиздән нәниләр өчен ишекләрен ачачак "Куянкай" балалар бакчасында ремонт-төзелеш эшләре буенча фикер алышу өчен "Стройдорсервис+" һәм "Алексеевск МСО ТАПС" подрядчы оешмалары төзүчеләре белән очрашты. Тулырак мәгълүмат "Таң" газетасының яңа санында.