«Совет стажы» әле ерак 2010 елда ук исәпкә алынган

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

«Совет стажы» әле ерак 2010 елда ук исәпкә алынган

 

Татарстан Республикасы буенча Алексеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы»өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турында мәгълүмат актив тарала дип хәбәр итә. Янәсе, бу вакыт өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Искәртеп узабыз, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорында) стажлары булган гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда узды. Бу процесс валоризация дип атала. Ул вакытта Пенсия фонды идарәсе белгечләре тарафыннан пенсияләрне яңадан исәпләү буенча зур эш башкарылды. 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр дә яңадан исәпләнде.

2010 елдан пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Ягъни, барлык совет стажы исәпкә алынган, хәзер пенсияләрне яңадан исәпләү зарурлыгы юк.

Еш кына мондый өстәмәләр гражданнарга кайбер юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар өлкәннәргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр – әлбәттә, бушлай түгел. Иң яхшы очракта бу фирмалар, дөрес, РПФка запрос ясыйлар, тик яңадан исәпләү ясалуы турында аңлатмалар алалар, һәм хәзерге вакытта кешегә «совет стажы» өчен бернинди өстәмәләр дә кирәкми. Нәтиҗәдә, пенсионер псевдоюридик хезмәтләр өчен үз акчаларын гына бирә.

Шулай ук Пенсия фондының пенсионерларның уртак тормышы юбилейларына өстәмә түләү башкармавына да игътибар итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International