2020 елның 4 августыннан башлап Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларында Россия Федерациясе Социаль иминият фонды (Фонд) акчалары, үз хезмәткәрләренең авыруын киметү буенча COVID-19 яңа коронавирус йогышы (битлекләр, респираторлар, перчаткалар, термометрлар, антисептиклар сатып алу) буенча кайбер профилактик чараларга киткән чыгымнарны каплауга өстәмә мөмкинлек барлыкка килә.
Моннан тыш, игътибар итегез: 2020 елда кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итүгә гариза бирү вакыты 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды.
Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү өчен иминиятче гариза һәм документлар комплекты белән дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе (алга таба – төбәк бүлекчәсе) филиалларына теркәлү урыны буенча мөрәҗәгать итә.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, COVID-19 яңа коронавирус йогышы таралуны киметү, хезмәтне саклау торышын яхшырту, производствода имгәнүләрне киметү һәм һөнәри авырулар санын киметү, шулай ук пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрнең хәлен яхшырту максатларында, муниципаль районда (шәһәр округында) үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан Фонд акчаларын әлеге максатларга куллануны тәэмин итүегезне сорыйбыз.
Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү турында тулырак мәгълүмат төбәк бүлегенең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган : http://fss16.ru/