Район Советы утырышы турында

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген район үзәгендә өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советының 41 утырышы булды. Утырыш район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев катнашында узды.
Утырыш кысаларында районның үсеш Концепциясе, шулай ук «Автономияле Татар Социалистик Республикасы турында»гы декретка кул куелуга 100 ел тулуны бәйрәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сүз районның төрле тармак ветераннарына бирелде. Районның җирле үзидарә тармагы аксакаллары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, муниципалитет үсешендә уңышлар теләделәр.
Алексеевскилылар - төрле тармак ветераннары «Татарстан АССРның 100 еллыгы» истәлекле билгеләре белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеген «Таң» газетасында укыгыз.
«Алексеевск сөт заводы» ҖЧҖ, директоры Батдалов Фәнис Салих улы «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесеннән файдалануын раслаучы Сертификат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International