Алексеевскида спорт мәйданчыгы ачтылар

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевскида яңа спорт мәйданчыгын ачтылар. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты.
Спорт объектын ачу кысаларында ТАССРның 100 еллыгы флагын бүләкләү булды.
Быел безнең республика оешуның 100 еллыгын билгеләп үтә. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә "ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы" проекты тормышка ашырыла.
Сергей Демидов Алексеевск муниципаль районы гербын ТАССРның 100 еллыгы флагына китерде, шуннан соң алексеевскилыларга мөрәҗәгать итте:
"Бу спорт мәйданчыгы - район яшьләре һәм Алексеевск җире дан тоткан спортчылар өчен менә дигән бүләк. Аның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, республика программалары ярдәмендә авыл территорияләре яши һәм үсә. Кадерле спортчыларыбыз, район исемен спорт казанышлары белән мәңгеләштерүне дәвам итегез. Уңышлар сезгә һәм тренерларыгызга".
"Балачакта без мондый футбол кыры турында хыяллана гына идек. Сезгә чын күңелдән яңа спорт җиңүләре һәм казанышлар телим!"- диде Олег Морозов.
Тантана кысаларында алексеевскилыларга мактау бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең исемнәрен "Таң" газетасында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International