Синең кешеләрең, район

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

25 июльдә Алексеевск ш.т.б. яшәүче Новиков Анатолий Петрович 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.
Юбилярны район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.В. Симашева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Е. А. Хамзина, район ветераннар советы рәисе Е. С. Макарихина, нәфис әйберләр туку фабрикасы вәкиле И. В. Базеева котладылар. Кунаклар Анатолий Петровичка РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләк, азык-төлек пакетын һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидовның котлау открыткасын тапшырдылар. Новиков Анатолий Петрович 1930 елның 25 июлендә Алексеевск ш.т.б. туа. Сугыш елларында «Тельман» колхозында төрле эшче булып эшли. 1954 елда армиядән кайтып, «Артель Ударница» га (хәзер нәфис әйберләр туку фабрикасы) машина йөртүче булып эшкә урнаша һәм бөтен хезмәт эшчәнлеген лаеклы ялга чыкканчы шунда башкара. Хезмәт стажы 55 ел. Хатыны белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Юбилеегыз белән котлыйбыз! Озын гомер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International