Үзара салым республика программасын тормышка ашыруның барышы турында сөйләүне дәвам итәбез.
Район Советы бинасында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район активы алдында Родники авыл җирлеге җитәкчесе Елена Яковлева чыгыш ясады.
Аның докладыннан күренгәнчә, республикада программаны тормышка ашыруның 6 елы эчендә җирлек халкы 640 мең сум акча җыйган. Ә республика бюджеты ягыннан финанслау 2,5 миллион сумнан артык тәшкил итте. Бу акчалар авылларны, зиратларны төзекләндерүгә, һәйкәлләрне урнаштыруга, юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга, янгынга каршы куркынычсызлыкка юнәлдерелгән.
«Быел авыл халкы көче белән 144 мең сум акча җыеп алынды, планлаштырылган 169 мең сумнан. Бу акчаларга республика бюджетыннан 576 мең сум акча өстәлде, - дип сөйли Елена Александровна. Шулай итеп, авыл ихтыяҗларына барлыгы 720 мең сум акча тотылачак.
Хәзерге вакытта Гагарин урамында 65,00 сумлык эчәргә яраклы кое төзелгән инде. Шулай ук 284 мең сумлык «Алексеевскдорстрой» белән Родники авыл эчендәге юлларга вак таш салу буенча килешү төзелде.
Моннан тыш, Тигән-Болакта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга 194 мең сумлык обелиск кую планлаштырыла. Шуларның 62 меңе үзләштерелгән инде.
Биредә үк парк төзекләндереләчәк (60 мең сум).
Тагын 25 мең сум су белән тәэмин итү челтәрләрен карап торуга тотылачак. Бу акчага насос сатып алыначак. Урамнарны яктырту өчен 8,5 мең сум акча бүлеп бирелгән. Мордва Болак авылында шулай ук су белән тәэмин итү челтәрләрен тотуга 25 мең һәм урам утларын тотуга 8,5 мең сум акча тотылачак.
Бүгенге көндә эшләр 70% ка башкарылган», – дип нәтиҗә ясады җирлек җитәкчесе.