Комбайннар урып-җыюга чыкты

2020 елның 17 июле, җомга

Район башлыгы Сергей Демидов, «Росельхозцентр» авыл хуҗалыгы идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре техниканы гына түгел, ашлык кабул итү өчен складларның әзерлеген дә карадылар. Комиссия составына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техник яктан яңадан кораллану секторы мөдире Владислав Евстигнеев керде. Сергей Демидов «Алексеевское» НПда техниканы карап чыкты һәм комбайнчылар белән аралашты. Ул аларга югары уңыш теләде һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә техника куркынычсызлыгы турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте:

«Алда зур эш тора, шуңа күрә иң мөһиме - үзегезне саклагыз. Сезне өйдә көтәләр!»

Бу хуҗалыкта басуга 32 комбайн чыгарга әзер, шуларның унысы яңа һәм күптән түгел машина ишегалдына килде. Халык предприятиесе игенчеләренә барлыгы 19 мең гектарга якын мәйдан җыеп аласы бар.

Ә кичә халык предприятиесе механизаторлары беренчеләрдән булып борчак чабуга керештеләр. Бөртекле-кузаклы культураларны чабуда беренче көнне Александр Чичиров, Сергей Платонов, Николай Кузнецов һәм Алексей Исаев эшләделәр.

«Беренче көнне 200 гектарга якын чабып алдык. Җомга көнне чабылган борчак суктыра башлыйбыз, - диде предприятие агрономы Илдар Бадыйгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International